Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.04.2016

Татарстан җитәкчелеге конфессияара тынычлык урнаштыра алды - Путин

Татарстан җитәкчелеге конфессияара тынычлык урнаштыра алды. Бу хакта бүген Санкт-Петербургта узган мөстәкыйль төбәк һәм җирле ММЧ медиафорумында Россия Президенты Владимир Путин белдерде.

"Татарстанда тузган торактан күчерү белән шөгыльләнгәндә бер йортка кердем, элек анда алачыклар иде, хәзер - шәп микрорайон. Анда татарлар белән руслар янәшә яши. Алар мөселманнар бәйрәме вакытында рус күршеләренә чәкчәк алып керәләр, дип сөйләделәр. Ә рус гаиләләре татарларны коймак белән сыйлый", - диде дәүләт башлыгы.

РФ Президенты фикеренчә, мондый хәлне хуплау мөһим.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20