Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
24.07.2017

Татарстан йөзүчесенә дөнья чемпионатында медаль яуларга бер адым җитмәде

Будапештта уза торган Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында кичә йөзү ярышлары старт алды. Әлеге көн Россия спортчыларына медаль китермәде. 4×100 метрга ирекле ысул белән йөзү эстафетасында Россиянең ир-атлар җыелма командасына медаль яуларга бер адым җитмәде — составында Татарстан йөзүчесе Никита Королев та булган команда финишка дүртенче булып килде.

Никита Королев, Александр Попков, Никита Лобинцев һәм Владимир Морозов эстафетаны өч минут 12,58 секунд күрсәткече белән төгәлләде.

Никита Королев өчен эстафета дөнья чемпионатында бердәнбер дисциплина иде. Аннан тыш чемпионатта Татарстаннан тагын ике йөзүче — йөзүчеләре Александр Красных (200 һәм 400 метрга ирекле йөзү, эстафета 4×200 метр) белән Григорий Тарасевич (аркада 50 һәм 100 метрга йөзү) та катнаша.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!