Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.09.2015

Татарстан кадетлары "Идел буе кадетлары" уку-сәламәтләндерү җыенына китте

2 сентябрьдә Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусыннан кырык яшүсмер "Артек" лагерына "Идел буе кадетлары" уку-сәламәтләндерү җыенына китте.

Кадетларны Кызыл Таш, Сапун тавы, Кырым сугышы вакытында Севастополь оборонасы панорамасына сәяхәт көтә. Шулай ук алар өчен хәрби һәм махсус дисциплиналар, яшьләр субкультуралары буенча мастер-класслар, "Диңгез академиясе", "Минең уңыә лабораториясе", иҗади остаханәләр, уеннар, ярышлар һәм кадетлар балы да оештырыла. Яшүсмерләргә Россиянең иң яхшы лагерында ял итү белән бергә, Татарстан кадетлар корпусы турындагы музыкаль визитканы да күрсәтергә туры киләчәк.

Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы - Татарстан Республикасының иң дәрәҗәле белем бирү учреждениеләренең берсе. Анда төп белем алу өчен генә түгел, иҗади сәләтләрне үстерү өчен дә бөтен мөмкинлекләр булдырылган, дип хәбәр итә ТР буенча Баш федераль инспекторның матбугат хезмәте.      

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20