Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.02.2015

Татарстан китапханәләрендә бушлай Wi-Fi булачак

Татарстан китапханәләрендә бушлай Wi-Fi булачак 2015 нче ел – Әдәбият елында ТР муниципалитетларының барлык республика һәм үзәк китапханәләрендә, шулай ук Казан һәм Яр Чаллының үзәк китапханәләре филиалларында, Интернеттан бушлай файдалану өчен, Wi-Fi нокталары урнаштырылачак. Бу хакта бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында төп доклад белән чыгыш ясаган ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм башкалар катнашты.

Докладчы әйтүенчә, 1,5 меңнән артык китапханәнең шәхси сайтлары барлыкка киләчәк. Моннан тыш, укучыларның бердәм базасын булдыру һәм бердәм электрон уку билетын булдыру юнәлешендә эш дәвам иттереләчәк.

Роман Шәйхетдинов докладының электрон мәдәнияткә кагылышлы бүлегендә, былтыр ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында һәм мобиль кушымта ярдәмендә, концертларга һәм спорт чараларына барлыгы 4 млн сумнан артык суммага 15 меңнән артык билет сатылганы турында хәбәр итте. Аларның 74 проценты дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша сатылган.

“Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан республика театрлары һәм музейларын – барлыгы 14 мәдәният учреждениесен тулысынча online сатуларга күчү өчен программа тәэминаты һәм инфраструктура белән җиһазландыру карары кабул ителгән иде. Театрларның системага җайлашуы зарурлыгы белән бәйле рәвештә, театрларга билетлар сату системасына тулысынча яңа театр сезоныннан күчү ниятләнә”, - дип белдерде Роман Шәйхетдинов. Шул рәвешле, билетларны тәүлек дәвамында теләсә нинди урынга сатып алып булачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20