Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.10.2015

Татарстан коррупциягә каршы федераль сәясәт үсешендә донор булып тора

Татарстан коррупциягә каршы федераль сәясәт үсешендә донор булып тора  Татарстан коррупциягә каршы сәясәт үсеше мәсьәләләрендә Россиянең алдынгы төбәге булып тора. Бу хакта бүген журналистларга РФ Юстиция министрлыгы карамагындагы Хокукый мәгълүмат фәнни үзәгенең фәнни һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары юридик фәннәр докторы Виктор Астанин хәбәр итте.

“Сез коррупциягә каршы федераль сәясәт үсешендә донор булып торасыз”, - дип аерым ассызыклады ул журналистларга.

Виктор Астанин Казанга коррупциягә һәм аның классификация үзенчәлекләре мәсьәләләренә багышланган лекция белән килде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча уздырылган бүгенге лекцияне Астанин агарту-өйрәтү дәресләре, дип атады. “Иң мөһиме – коррупция күренешләрен күрергә һәм туктатырга өйрәнергә кирәк”, - диде ул.

ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин фикеренчә, мондый семинар-киңәшмә коррупциягә каршы кискен мөнәсәбәт формалаштырырга тиеш.

Виктор Астанин үзенең чыгышында табыш һәм чыгымнарны декларацияләү үзенчәлекләрен карады. Түрәләргә бүләкләр бирү мәсьәләләре буенча да үз фикерен белдерде.     

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20