Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.06.2016

Татарстан көрәшчеләре Якутиягә җыена

Татарстан көрәшчеләре Якутиягә җыенаАвгуст аенда Татарстанның яшь көрәшчеләре Саха Республикасында узачак “Азия балалары” халыкара ярышларына җыена. Бу хакта республиканың көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин хәбәр итте.

5-16 август көннәрендә Саха Республикасы башкаласы Якутскида “Азия балалары” (“Дети Азии”) исемендә VI халыкара спорт уеннары узачак. Бу ярышлар 1996 елдан бирле дүрт елга бер тапкыр үткәрелеп килә. Бәйге программасына барлыгы 22 спорт төре кертелгән: баскетбол, бокс, волейбол, ирекле көрәш, дзюдо, көрәш, җиңел атлетика, мас-рестлинг, өстәл теннисы, пауэрлифтинг, йөзү, ату, самбо, уктан ату, стендка ату, тхэквондо, нәфис гимнастика, футбол, шахмат, шашка, якутларның милли сикерүләре һәм хапсагай көрәше.

Быелгы бәйгедә кырыклап илдән спортчылар катнашыр дип көтелә. Россия җыелмасы составында исә мәйдан хуҗалары, Татарстан, Башкортстан, Мәскәү спортчылары чыгыш ясаячак. Якутия үзе дә ике команда куярга җыена.

Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин хәбәр иткәнчә, Якутиягә безнең республика көрәшчеләре дә барачак. Болар: Рөстәм Ханов (Мамадыш), Рәмзил Заһидуллин (Яшел Үзән) һәм Динар Әхмәтшин (Нурлат). Республика делегациясен Равил Гарифулла улы үзе җитәкли.

Фотоларда: "Азия балалары" халыкара ярышларының логотибы; республиканың көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20