Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.10.2016

Татарстан һәм ”Астана ЭКСПО-2017” милли компаниясе” АҖ хезмәттәшлек меморандумы имзалады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Астанага эш сәфәре кысаларында киләсе елга җәен махсуслаштырылган халыкара күргәзмә уздырылачак “ЭКСПО-2017” күргәзмәләр комплексында булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Киләчәк энергиясе" темасына багышланган “ЭКСПО-2017” бөтендөнья универсаль күргәзмәсе Казахстан башкаласында 2017 елның 10 июненнән 10 сентябренә кадәр уздырылачак. Оештыручылар мәгълүматларына караганда, бүгенгә 103 ил һәм 17 халыкара оешма анда катнашачагын раслаган.

“ЭКСПО-2017” күргәзмәләр комплексын төзүдә төп эшләр тәмамланып килә. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, халыкара, тематик һәм корпоратив павильоннардан тыш, биредә сәүдә-күңел ачу зоналары, конференцияләр залы, матбугат үзәге, кунакханә, торак йортлар - барлыгы 35 объект гамәлдә булачак. Күргәзмә үзәгенең гомуми мәйданы 174 гектар тәшкил итә.

Комплекс мөмкинлекләре белән танышкач, Рөстәм Миңнеханов “Астана ЭКСПО-2017” милли компаниясе" АҖ идарәсе рәисе Әхмәтҗан Есимов һәм “ЭКСПО-2017” бөтендөнья универсаль күргәзмәсенең Казахстан Республикасында комиссары Рапил Жошыбаев белән очрашты.

Әхмәтҗан Есимов сүзләренчә, халыкара павильоннар төзелешен октябрь аенда тәмамлау планлаштырылган. Аннан алар күргәзмәдә катнашучыларга инсталляцияләрен әзерләү өчен тапшырылачак. "Без ЭКСПО эшендә Татарстан да катнашса шат булыр идек. Россия павильоны кысаларында яки башка формада", - дип мөрәҗәгать итте ул Рөстәм Миңнехановка.

ТР Президенты, Татарстан белән Казахстан арасында дустанә мөнәсәбәтләр булдырылган, дип билгеләп үтте. “Комплекс бик зур һәм эчтәлекле булып чыга. Астанада бөтендөнья күргәзмәсенә әзерлек эшләре җитди алып барылганын белә идем, менә бүген моңа инандым. Биредә иң алдынгы технологияләр эшкә җигелгән. Астанада “ЭКСПО-2017” күргәзмәсе иң әйбәтләрдән булачагына ышанам”, - диде ул.

ТР Президенты, төзелә торган күргәзмә комплексы Татарстан өчен бик кызыклы, дип өстәде. Ул искәрткәнчә, 2019 елда Казанда WorldSkills Competition һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты үткәреләчәк. "Әлеге чараны уздыру яңа күргәзмә комлпексы төзүне таләп итә. Без "Казан-ЭКСПО" ны төзи башладык, һәм бу өлкәдә тәҗрибә уртаклашу безгә файдалы булачак", - диде ул.

Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “Астана ЭКСПО-2017” милли компаниясе" АҖ арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды. Документка Рөстәм Миңнеханов һәм Әхмәтҗан Есимов кул куйды. Әлеге меморандум кысаларында якларның инвестицион мохитне яхшыртуда, туристлар санын арттыруда административ киртәләрне киметүе, күргәзмә эшчәнлегендә тәҗрибә уртаклашу өлкәсендә багланышлары һ.б.лар каралган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20