Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
22.09.2017

Татарстан һәм Чечня көрәше Грозный шәһәреннән күрсәтелә

Дүшәмбе кичендә Казанның «Рубин» футбол клубы РОСГОССТРАХ Рәсәй Чемпионатының чираттагы турында Грозный шәһәренең җирле «Ахмат» командасы белән очраша. Премьер-Лиганың 11 нче тур уенын «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы Чечня Республикасы башкаласыннан турыдан-туры трансляциядә күрсәтә.

Грозный клубын бүгенге көндә тәҗрибәле тренер Олег Кононов җитәкли. Тренерның узган сезон барышында «Краснодар» клубыннан куылуын футбол җәмәгатьчелеге зур гаҗәпләнү белән кабул итте. Моңа кадәр Рәсәй Чемпионатының алдынгы командалары исемлегенә менгереп, Европа Лигасында лаеклы уен күрсәтүне оештырган команда тренерын берничә уңышсыз очрашудан соң эшеннән азат итәрләр дип иң белдекле футбол экспертлары да башларына китермәде. Сезон тәмамлану белән икенче билгеле тренер Рашид Рәхимовны ике як килешүе буенча эшеннән азат иткән «Ахмат» клубы, озак уйлап тормастан, Олег Кононовны үзенә эшкә чакыра һәм Краснодар «бүләгеннән» бик оста файдаланып кала.

Командага килүенең беренче көненнән үк Кононов көчле команда туплый башлый. Рәсәй җыелма командасына даими чакырылып торган Андрей Семёнов, Олег Иванов, Магомед Митришев һәм Антон Швец кебек футболчылар янына Көньяк Америка һәм, аерым алганда, футбол даны еракларга таралган Бразилиядән берничә яшь сәләтле уенчы алына. Рәсәй футболчыларыннан «Ахмат» клубында Антон Швецка игътибар көчле, чөнки узган елгы сезонда Испаниянең «Вильярреал» командасы составы исемлегенә эләгеп торган уенчы быелгы сезонда үз көчен туган чемпионатына кайтып сынарга уйлады. Чит чемпионаттагы чыгышын даими күзәтеп барган тренер Кононов аны күзәтү контрактына чакыра һәм футболчы мөмкинлекне ычкындырмый - «Ахмат» составында уңышлы чыгыш ясау өстенә, Швец күптән түгел генә узган Рәсәй җыелма командасы уку-өйрәнү җыенына чакыру ала. Грозный каласында футбол командасы төзи беләләр һәм уенчылар клуб казнасына табыш та китерә башлады. Узган сезон ахырында «Зенит» командасына күчкән Чаллы егете Далер Кузяев Чечня командасы өчен матур уен күрсәтеп, Санкт-Петербург клубын җәлеп иткән иде. Футболчы Төньяк башкалада да югалып калмады, хәзерге вакытта ул «Зенит» футбол клубының бер лидеры һәм, шуның өстенә, Рәсәй җыелма командасына да даими чакырулар алып тора.

Мондый оешкан командага каршы Казан футболчылары нинди уен күрсәтә алыр? Сорауга җавапны дүшәмбе, 25 нче сентябрь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы аша «Рубин» һәм «Ахмат» командалары арасындагы уенның турыдан-туры трансляциясен карап белегез. Трансляция 19:30 сәгатьтә башлана. «Рубин» өчен «Яңа Гасыр» телеканалы аша җан атыгыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин