Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.03.2015

Татарстан һәм Иранның хезмәттәшлек юнәлешләре арасында мәгариф өлкәсе иң мөһиме була ала – ТР Президенты

Татарстан һәм Иранның хезмәттәшлек юнәлешләре арасында мәгариф өлкәсе иң мөһиме була ала – ТР Президенты Татарстан Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы арасында хезмәттәшлек юнәлешләре арасында мәгариф өлкәсе иң мөһиме була ала. Бу хакта кичә Тәһранда Иран Ислам Республикасының Фән һәм технологияләр буенча вице-президенты Сурена Саттари белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан Президенты сүзләренчә, бүген мәгариф һәм фән – Татарстан-Иран мөнәсәбәтләрендә бик перспектив юнәлеш. Ул искәрткәнчә, хәзер Татарстан вузларында Ираннан 40лап студент белем ала. Әлеге юнәлеш активлаша ала дип уйлыйм, бу яхшы берләштерүче фактор булырга мөмкин, диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук ИТ-сегмент, нанотехнологияләр, робототехника, яңа материалларны булдыру һәм куллану кебек юнәлешләр буенча багланышларга игътибар итте. Бүген әлеге юнәлешләр безнең илләр өчен мөһим, дип ассызыклады ул.

Мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлеккә килгәндә, бу мәсьәлә буенча да бик күп нәрсә эшләнә, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Иран кинематографчылары даими рәвештә Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә киләләр, Казанда ел саен Иран музыкасы концертлары уздырыла, күргәзмә чаралары, Тәбриз мәдәнияте атнасын үткәрү дә Татарстан һәм Иранның гуманитар өлкәдә хезмәттәшлегенә үз өлешен кертте. Татарстан Президенты фикеренчә, туризм һәм спорт өлкәсендә дә хезмәттәшлекне үстерергә кирәк. Ул искәрткәнчә, Казанда 2015 елның июлендә су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак, ә 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты. Казан бүген – Россиянең спорт үзәге, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Гомумән, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, ул Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы белән Иран Ислам Республикасы арасында хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәяли. Татарстан башлыгы Иран җитәкчелегенә хезмәттәшлеккә уңай шартлар булдырулары өчен рәхмәт белдерде.

Иранга килгән Татарстан делегациясе составында - министрлыклар һәм ведомстволар, Татарстанның алдынгы сәнәгать компанияләре җитәкчеләре, бизнес, мәгариф, фән, мәдәният һәм туризм вәкилләре - җәмгысе 45 кеше. Безнең Иранга килүебез максаты – сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Фән һәм технологияләр буенча вице-президенты Сурена Саттари белән очрашуда.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20