Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.07.2016

Татарстан һәм Санкт-Петербург вәкилләре хезмәттәшлек турында сөйләшәчәкләр

Бүген Татарстанга эшлекле визит белән Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко җитәкчелегендә делегация килде. Делегациянең төп максаты - Татарстан һәм Санкт-Петербург  арасында бизнес, сәламәтлек саклау, туризм һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышу, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

"Казан" халыкара аэропортында Георгий Полтавченко җитәкчелегендәге делегацияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Республика Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алды. 

Казанга визит барышында делегатлар Татарстан һәм Санкт-Петербург арасындагы хезмәттәшлек буенча регионара форумда катнашачаклар, форум барышында эшлекле контактлар биржасы оештырылачак.

Моннан тыш, бүген С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан Республикасында Санкт-Петербург көннәренең тантаналы ачылышы булачак. Концертта Санкт-Петербугтан килгән сәнгать осталары, Татарстанның халык артисты Альберт Асадуллин һәм Татарстанның атказанган артисты Тимур Әбдикеевлар катнашачак.

Георгий Полтавченко белән Рөстәм Миңнеханов сөйләшүләр үткәрәчәк. Моңа өстәп, Санкт-Петербург делегациясенең Татарстан Хөкәмәте вәкилләре белән очрашуы да көтелә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20