Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.12.2015

Татарстан һәм Якутия Конституция судлары хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Татарстан һәм Якутия Конституция судлары хезмәттәшлек турында килешү имзалады  Бүген Казанда Татарстан Республикасы Конституция суды һәм Саха Республикасы (Якутия) Конституция Суды арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды. Документка суд рәисләре Фәрхәт Хөснетдинов һәм Александр Ким-Кимэн кул куйды.

"Безнең судлар арасында шундый ук килешү 2010 елда имзаланган иде. Килешү кысаларында хезмәттәшлек итәбез: карарлар, хокукый һәм белешмә мәгълүмат алмашулар бара. Әмма безнең өчен ул җитди ярдәм, чөнки Саха Республикасы Конституция суды РФ субъектлары судлары арасында иң өлкәне санала. Мондый хезмәттәшлек алга таба үсеш өчен эшли. Килешүне имзалау судларны үстерүгә генә түгел, республиканың иминлеген ныгытуга да ярдәм итәчәк", - диде документка кул куяр алдыннан Фәрхәт Хөснетдинов.

Татарстан суды рәисе билгеләп узганча, федерация субъектларының устав һәм конституция судлары арасында багланышлар төбәк конституцион юстицияне камилләштерү өчен мөһим фактор булып хезмәт итә. Бүгенге көндә ТР Конституция суды РФ төбәкләренең барлык судлары белән хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалаган.

Үз чиратында Александр Ким-Кимэн судлар арасында хезмәттәшлек - заман чакыруы һәм кирәкле гамәл дип билгеләп үтте. "Без РФның барлык субъектларында да конституция һәм устав судлары булмауны аңлыйбыз", - дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, андый судлар булу хакимиятләр тигезлегенә булыша. "Бу яктан Татарстан үрнәк булып тора", - дип ассызыклады Ким-Кимэн.

А.Ким-Кимэн фикеренчә, Конституция суды гадел хөкем чыгару органы гына түгел, ә республика Конституциясе һәм РФ Конституциясенә хөрмәт тудыруга йогынты ясаучы орган да.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20