Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
18.05.2017

Татарстан матбугаты көне зур проблемаларга күзәтү ясый

Пәнҗешәмбе кичендә «Таяну ноктасы» тапшыруы туры эфирда 19 нчы май — Татарстан матбугаты көненә багышланган махсус чыгарылыш оештыра. Ток-шоу үзәгенә алынган тема — татар масс-медиа проблемалары. Шул уңайдан бүген студиягә татар матбугатының алдынгы журналистлары җыела.

Бүгенге массакүләм мәгьлүмат чараларының эшчәнлеге үзгәргәндә татар журналистының үз фикере бармы? Аудиториягә медиакомпанияләрне сайлау мөмкинлеге күп булганда журналист нишләргә тиеш? Журналистка цензура бармы һәм бүгенге матбугат ничә процентка ирекле? Күп кенә кызыклы һәм четерекле сорауларга студия кунаклары җавап эзли: танылган журналист һәм даими ток-шоу катнашучысы Римзил Вәлиев, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитет бюросы әгъзасы, журналист Рәмис Сафин, «Матбугат.ру» сайты җитәкчесе Данил Сәфәров, «Акчарлак» матбугат йорты директоры Рузилә Сафина, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сафиуллина.

Татарстан матбугаты көненә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 18 нче май, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин