Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.04.2017

Татарстан мөфтие эшлекле очрашулар уздырды

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәтендә Мордовия мөфтие Фәһим хәзрәт Шәфиев белән очрашты. Шулай ук мөфти хәзрәтләре белән очрашу нияте белән нәзарәткә Согуд Гарәбстаны делегациясе килде, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Камил хәзрәт  Фәһим хәзрәт Шәфиев Татарстан мөселманнары өммәтендә булган соңгы вакыйгалар белән таныштырды, нәшер итү, агарту һәм социаль юнәлешләрдә алып барылган эшчәнлек хакында сөйләде. 18-20 май көннәрендә "Россия-Ислам дөньясы: Kazansummit" IX Халыкара икътисади саммит кысаларында оештырылган RUSSIA HALAL EXPO күргәзмәсенә чакырды. Очрашу кысаларында дин әһелләре киләчәктә хезмәттәшлек итү юнәлешләрен барлады. Форсаттан файдаланып, Фәһим хәзрәт Татарстан мөфтиен икенче срокка сайлануы белән котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Шулай ук бүген мөфти хәзрәтләре белән очрашу нияте белән нәзарәткә Согуд Гарәбстаны делегациясе килгән. Алар арасында ислам һәм вакыф эшләре буенча министрлыкның генераль секретаре Мәджит әт-Түрки, Эр-Рияд университетының мәгълүмәти бүлек җитәкчесе Абдалла әл-Әссаф, әлеге университетның мөгаллимнәре Халид Әбел Хәсән һәм Габдерахман Әл-Мүдәрис булган. Кунакларның төп максаты җирле мөселман дини оешмасының эшчәнлеге белән танышу булганлыктан, мөфти хәзрәтләре делегация вәкилләренә Диния нәзарәтенең эшчәнлеге хакында сөйләп узган. Аерым алганда, сүз Татарстандагы мөселман мәгарифе системасының үсеше турында барган. Сөйләшү барышында Камил хәзрәт Болгар ислам академиясе төзелеше баруын хәбәр иткән.

Кунаклар, үз чиратында, Татарстанда җылы каршы алулары өчен олы рәхмәтләрен җиткерә һәм РИИ студентлары белән булып үткән очрашудан алган тәэсирләре белән бүлешә. Әлеге очрашу дәвамында хезмәттәшлек итү хакында да фикер алышкан.

Мөфти Камил хәзрәт һәр кунакка Диния нәзарәте әзерләгән Изге Коръәнне бүләк иткән. 

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20