Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.07.2017

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин - Ташкентта

Кичә, 24 июльдә, Россия мөселман дин әһелләреннән торган делегация эшлекле сәфәр белән Ташкент шәһәренә килде. Делегация составында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең урынбасарлары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм Рәфыйк Мөхәмәтшин, шулай ук Мәскәү шәһәре һәм Чуваш Республикасы мөфтие, «Русия мөселманнарының рухи җыены» җитәкчесе Әлбир хәзрәт Крганов, Ислам бизнесы буенча халыкара ассоциация президенты Марат Кабаев та бар.

Россия кунаклары эшлекле сәфәр кысаларында Үзбәкстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе Усмонхон Алимов, Үзбәкстан Республикасы Министралар Кабинеты каршындагы дини эшләр буенча комитет рәисе Артурбәк Юсупов һәм Россиянең Үзбәкстан Республикасында вәкаләтле вәкиле Владимир Тюрденев белән очрашачак, Ташкент ислам университеты белән танышачак.

Моннан тыш, дин әһелләре Ташкент, Бохара һәм Сәмәрканд шәһәрләрендәге истәлекле урыннар белән танышачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!