Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
28.08.2017

Татарстан мәгариф министры Шиһаб Мәрҗани һәм Мәхмүт Галәү һәйкәлләренә чәчәк салды

Арчада укытучыларның август киңәшмәсе булып узды. Аның эшендә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та катнашты. Бу хакта «Арча хәбәрләре» яза.

Министр эш сәфәрен Ташкичү мәктәбе белән танышудан башлаган. Район башлыгы Илшат Нуриев, «Таттелеком» җәмгыяте җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин белән бергәләп алар биредә элемтәчеләр ярдәмендә төзелгән Шиһаб Мәрҗани һәм Мәхмүт Галәү һәйкәлләренә чәчәкләр салганнар, бөек мәгърифәтче музеенда булганнар.

Кунаклар, быел мәктәпкә керүче биш сабыйны сөендереп, аларга уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар да тапшырганнар. Министр мәктәпнең яңа уку елына әзерлегенә югары бәя биргән һәм коллективны якынлашып килүче Белем бәйрәме белән тәбрикләп, уңышлар теләгән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии