Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.01.2017

Татарстан Милли китапханәсендә Разил Вәлиевнең 70 яшьлегенә багышланган күргәзмә үтә

Казанда, Татарстан Милли китапханәсендә республиканың халык шагыйре Разил Вәлиевнең 70 яшьлегенә багышланган “Яшьтәше мин барча кешеләрнең” дип исемләнгән күргәзмә эшли, дип хәбәр итә китапханәнең матбугат хезмәте.

1986-2000 елларда Татарстан Милли китапханәсен җитәкләгән, бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында рәислек иткән Разил Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында туган.

Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, М.Җәлил исемендәге республика премиясенә, Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре мактаулы исеменә ия булган язучының бу күргәзмәдә тормыш һәм иҗат юлын яктырткан китаплары тәкъдим ителә. Биредә Разил Вәлиев язган шигырьләр, проза әсәрләре, публицистик язмалары, балалар китаплары, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар белән танышырга мөмкин. Төрле телләргә тәрҗемә ителгән әсәрләре һәм үзе башка халыкларның татарчага тәрҗемә иткән әкиятләре дә урын алган. Разил Вәлиев “Татарстан китапханәләре үсеше тарихы. XX гасырның икенче яртысы” монографиясе авторы.

Күргәзмә гыйнвар ае дәвамында эшләячәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20