Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
18.07.2017

Татарстан Милли музеенда - Иран мәдәнияте үрнәкләре

19 нчы июль көнне 14.00дә ТР Милли музеенда Иран Ислам Республикасының Хоросан-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рашидияннан Иран мәдәнияте предметларын музей фондларына тапшыру тантанасы булачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Музей фондларында Урта Идел халкының Иран белән мәдәни һәм сәүдә элемтәләрен чагылдыручы төрле әйберләр саклана инде. Коллекциянең иң күптәнге өлеше X-XIV гасырларга карый. Алар арасында бронза чүмеч һәм кәсә, киле һәм яктырткычлар, пыялдан ясалган эшләнмәләр бар.

Соңрак гасырларга Иран милли киемнәре һәм көнкүреш әйберләре: фарсы шәлләре, баш киемнәре һәм аяк киеме, бакыр кувшин һәм савытлар, төрле елларага караган тәңкәләр керә.

Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консуллыгы башлангычы белән быелның май һәм июнь айларында ТР Милли музее фондларына бүгенге көн иран декоратив-гамәли сәнгать предметлары алынган.

Генерал консул вазифаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч 19 экспонат тапшырган. Тәбриз шәһәре мэры Садег Наджафи Хезерлудан да 17 әйбер алынган. Алар арасында кулдан эшләнгән келәмнәр, декоратив вазалар, Тәбриз турында китаплар бар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин