Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.03.2015

Татарстан ММЧ җитәкчеләренә 2013 елгы Универсиаданың истәлекле бүләкләре тапшырылды

“Татмедиа” агентлыгы конференция залында “Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлек медальләрен тапшыруның өченче этабы узды. Бу юлы Россия Президентының бүләкләренә Казанда Универсиадага әзерлеккә һәм аны уздыруга өлеш керткән республика ММЧ җитәкчеләре ия булды.
Аерым алганда, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов “Татмедиа” ААҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов (XXVII Бөтендөнья җәйге универсиаданың медиаүзәген җитәкләде), “Новый век» - “Яңа гасыр” ТРК генераль директоры Илшат Әминов, “Эфир” ҖЧҖ Директорлар советы рәисе Андрей Григорьев, Бөтенроссия телерадиокомпаниясе Федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы -“Татарстан” ДТРК директоры Фирдүс Гыймалтдинов, “Татар-информ” МА генераль директоры Леонид Толчинский, “Казань” ТРК генераль директоры Мәдинә Тимерҗанова, «Республика Татарстан» газетасы баш мөхәррире Александр Латышев, «Ватаным Татарстан» гзетасы баш мөхәррире Минназыйм Сепперов, «Татарстан» журналы баш мөхәррире Артем Тюрин һәм башкаларга медальләр һәм Владимир Путин имзалаган дипломнар тапшырды.
Айрат Зарипов ММЧ җитәкчеләренә 2013 елгы Универсиада алдыннан һәм Уеннар барышында нәтиҗәле эш алып барулары, студентлар уеннарын оператив яктыртулары өчен рәхмәт белдерде. Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе шулай ук бу җәйдә Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты да Татарстан ММЧ нда тиешенчә яктыртылачагына өметләнүен белдерде.
“Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлек медальләренә бу тармакның йөздән артык хезмәткәре ия булды.
Искәртеп узабыз, “Татар-информ” Универсиаданың сохост-агентлыгы булды. Аның бурычы Мәдәни универсиаданы, шулай ук Универсиадага әзерлек һәм үткәрү вакытында республиканың һәм Казанның төп вакыйгаларын яктыртудан гыйбарәт иде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20