Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
29.11.2017

Татарстан моделе Кытайда "Иң яхшы милли кием" титулына ия булган

«Мисс Татарстан-2017» конкурсы җиңүчесе Зөлфия Шәрәфиева халыкара матурлык конкурсында «Иң яхшы милли кием» титулына ия булган. Бу хакта Казан Федераль университеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Miss Model of the World 2017 конкурс Кытайда Шэньчжэнь шәһәрендә 10 ноябрьдән үтте. Аның финалы 25 ноябрьдә булды.

Әлеге конкурска 60лап катнашучы дөньяның төрле почмакларыннан җыелган. Алар арасында өч кыз Россиядән булган.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!