Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.06.2016

Татарстан MSD компаниясенең медицина препаратларын җитештерергә әзер - Рөстәм Миңнеханов

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта Халыкара икътисади форум кысаларында очрашулар үткәрде.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, форумда 40 кешедән торган Татарстан делегациясе катнаша. Алар - ТР Премьер-министры урынбасары - республика сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары - республика мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, "Алабуга" МИЗ җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев һәм "Иннополис" директоры Игорь Носов. Шулай ук "Татнефть" генераль директоры Наил Маганов һәм "КАМАЗ" башлыгы Сергей Когогин да катнаша.

Рөстәм Миңнеханов "General Electric" вәкилләре белән Татарстанда медицина диагностика үзәге барлыкка килү перспективалары турында фикерләште.

MSD компаниясе вице-президенты һәм генераль директор Леонардо Снатарелли Татарстан Президенты белән очрашуда компания белән республика арасында ныклы хезмәттәшлекне җайга салырга тәкъдим итте.

MSD компаниясенең дөнья фармацевтика базарына тәкъдим ителгән 60 медицина препаратының шактый өлеше Россиядә җитештерелә. Республика үз территориясендә мондый производствоны кабул итәргә әзер, дип билгеләп үтте Татарстан лидеры. "Моның өчен барлык шартлар да бар, җитештерү мәйданчыклары, кадрлар һәм башкалар", - дип ассызыклады ул. Республика өчен MSD белгечләреннән дә тәкъдимнәр кызыклы. Вакцинопрофилактика программасы, С гепатитына каршы көрәш һәм "нәтиҗәле стационар" проектын чынга ашыру турында сүз бара. MSD фәнни экспертиза һәм медицина өлкәсендә компетенцияләрне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә әзер. Татарстанның кадрлар потенциалын күтәрү программасын Казан дәүләт медицина университеты базасында чынга ашыру планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов MSD вәкилләрен хезмәттәшлек мәсьәләләрен җентекләп өйрәнү өчен Казанга чакырды. Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанның сәламәтлек саклау тармагы өчен «нәтиҗәле стационар» проекты кызыклы, һәм кайбер компанияләр бу проект буенча үз тәкъдимнәрен керткәннәр дә инде.

Иртәгә, 17 июньдә, Татарстан Президенты Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе җыелышында, шулай ук Федерация субъектларының Илкүләм инвестицион климат рейтингы презентациясендә катнаша. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов форумның пленар утырышында булырга планлаштыра, анда Россия Президенты Владимир Путин килүе көтелә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20