Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
04.10.2017

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәсми сайтын яңартты

Интернет челтәрендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең www.dumrt.ru адресы буенча урнашкан рәсми сайтының яңартылган версиясе эшли башлады.

«Хөрмәтле укучылар, хәзер безнең сайтыбыз тагын да күбрәк кызыклы мәгълүмат белән тулыландырылды. Аерым алганда, «Намаз уку тәртипләре» дигән яңа рубрика булдырылды. Биредә исламның биш терәгенең берсе булган намаз хакында тулы һәм ышанычлы мәгълүмат тупланган. «Намаз вакытлары» бүлегенең дә функциональ мөмкинлекләре артты.

Сайтның яңа версиясендә теләге булган һәркем хәбәр тәкъдим итеп, аның белән бүлешә ала һәм мохтаҗларга ярдәм итү эшендә үзеннән дә өлеш кертә алачак. Сайтны тулыландыру дәвам итә, шуңа күрә килеп туган сорауларыгызны һәм теләк-тәкъдимнәрегезне info@dumrt.ru электрон адресына җибәрегез. Тиз арада сезнең белән элемтәгә кереп, ярдәм итәргә тырышырбыз", — дип хәбәр ителә яңартылган сайтта.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!