Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.06.2016

Татарстан Мәскәү Сабан туена 15 млн сум акча бирә

Быел Мәскәүдә Сабан туе 17 июль көнне "Коломенское" паркында узачак. Татарстан белән Башкортстан традиция буенча Мәскәү Сабан туеның партнерлары санала.

Мәскәүлеләргә бәйрәмне оештыру һәм үткәрүдә Татарстаннан Чаллы шәһәре ярдәм итә. Ел саен бу көнне "Коломенское" паркында чын татар һәм башкорт авыллары пәйда була. Сабан туе кунаклары өчен татар һәм башкорт халкының тормыш мохите тудырыла, алар кызыклы ярыш һәм конкурсларда катнаша, милли киемнәрдә фотосурәткә төшә ала.

Мәскәү Сабан туе - иң зур күләмле бәйрәмләрнең берсе, ел саен анда 150 меңнән артык кеше катнаша.

Башкалада Сабан туен үткәрү өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан Чаллыга 15 млн сум күләмендә субсидия бүленгән дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20