Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.04.2015

Татарстан нефть, газ, химия комплексында I квартал эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын үткәрде. «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин 2015 елның беренче кварталында нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде.

Гомумән, Татарстанда нефть, газ, химия комплексы буенча җитештерү күләме 1,8 процентка арткан. Пластмасса эшләнмәләре секторында тискәре динамика күзәтелә. Нефть табу һәм эшкәртү үсеше Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югары, дип белдерде Р.Яруллин.

Беренче кварталда нефть, газ, химия комплексы компанияләре 282 млрд сумлык продукция төяп озаткан, бу, узган ел белән чагыштырганда, 17 процентка күбрәк. Шул исәптән база предприятиеләре сатудан 224 млрд сумлык керем алган.

Утырышта «Автоагрегатцентр» Кама заводы” ҖЧҖ коммуналь техникасына презентация ясалды.

Татарстан Инвалидлар җәмгыяте рәисе Рифат Ганибаев инвалидлар оешмасы предприятиеләре чыгара торган продукцияне тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов эре компанияләргә шул оешмаларга заказ биреп, инвалидлар предприятиесенә булышырга тәкъдим итте, бу эштә “Татнефть” үрнәк булып тора.

Казанда (Россиядә беренче тапкыр) катализ буенча «ЕвропаКат-ХII» Европа конгрессын үткәрүгә әзерлек турында Г.К.Боресков исемендәге Катализ институты директоры вазыйфаларын башкаручы Валерий Бухтияров белдерде. Конгресс 2015 елның сентябре башында була. Анда катнашу өчен 1,2 меңнән артык кеше теркәлгән.

2-4 сентябрьдә Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында “Нефть, газ. Нефть химиясе», «Интерпластика Казань» һәм «GEO-Казань: Геологоразведка. Геодезия. Картография” күргәзмәләре хакында “Казан ярминкәсе” ААҖ генераль директоры Лев Семенов сөйләде. Ул Татарстан нефть, газ, химия форумы Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының РФ һәм чит ил территориясендә үткәрелә торган күргәзмәләр чараларында катнашу планына кертелгән, дип билгеләп үтте. “Казан ярминкәсе” белән "Messe Dusseldorf GmbH" Россия бүлеге форум кысаларында «Интерпластика Казань» халыкара проектын үткәрү турында килешү имзаладылар. Бу күргәзмә Россия, Европа һәм Кытай химия сәнәгате предприятиеләре өчен беренче төбәк мәйданчыгы булачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20