Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.06.2016

Татарстан нефть тармагындагы белемнәрен һәм эшләнмәләрен Монголия белән уртаклашырга әзер

Татарстан нефть тармагындагы белемнәрен һәм эшләнмәләрен Монголия белән уртаклашырга әзерТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Монголия Премьер-министры Чимэдийн Сайханбилэг белән нефть химиясе һәм нефть эшкәртү тармагы өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу ТР Президентының Улан-Батор шәһәренә эш визиты кысаларында үтте. Татарстан Президенты Монголия Премьер-министрына визитны оештыруда ярдәме һәм кызыклы программа әзерләүләре өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан нефть эшкәртү һәм нефть химиясе кластерын үстерә. Республика территориясендә ике заманча нефть эшкәртү заводы (НЭЗ) бар. Шул ук вакытта нефть химиясе, автомобиль шиналары, мотор майлары җитештерү күләме арта.

"Монголия Сәнәгать министрлыгы Дәүләт секретаре сүзләренчә, сезнең ил нефть сәнәгатен актив үстерергә планлаштыра: кара алтын чыгару күләмен ике тапкырга арттыру һәм өчләп НЭЗ төзү. Татарстанның нефть чыгару һәм нефть эшкәртү өлкәсендә тәҗрибәсе зур һәм белемнәр, эшләнмәләр белән уртаклашырга шат булырбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.  Аның сүзләренчә, Татарстан нефть тармагына белгечләр әзерләү өчен мәйданчык булдырырга әзер.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, НЭЗ төзелеше ил бюджетына уңай тәэсир итәчәк. Ахыргы продукцияне җитештерү, чималны экспортлауга караганда, зуррак өстәмә бәяне алырга мөмкинлек бирә, диде ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20