Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
16.11.2017

Татарстан парламенты депутатлары агымдагы елның бюджет үтәлеше белән таныша

Бүген Татарстан парламентының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты чираттагы утырышын уздыра. Көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә - киләсе ел бюджеты закон проекты. Депутатлар закон проектын икенче укылышка тәкъдим итәргә планлаштыра. Шулай ук, мәҗбүри иминият территориаль фондының киләсе елга бюджет планы каралачак.

Моннан тыш, парламент вәкилләре каршында Татарстан финанс министры Радик Гайзатулин чыгыш ясавы көтелә. Ул агымдагы елның бюджет үтәлеше хакында мәгълүмат бирәчәк, диелә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәрендә.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
КОС 60 лет успеха