Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
17.04.2017

Татарстан парламенты депутатлары Премьер-министр кандидатурасын раслады

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 27 нче утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Премьер-министры кандидатурасын депутатларга тәкъдим итте. Депуталар кандидатураны бертавыштан диярлек кабул итте. Аның өчен депутатларның 87 се тавыш бирде. Әлеге вазифаны Алексей Валерьевич Песошин башкарачак.

Алексей Валерьевич Песошин 1963 елда туган. Рус милләтеннән. Казан Дәүләт университетын тәмамлаган, физика-математика фәннәре кандидаты.

Карьерасын КДУның Математика һәм механика фәнни техник тикшеренү институтында башлый.
2000−2007 елларда «Казанский завод газовой аппаратуры — Веста"да гомуми мәсьәләләр буенча генераль директор урынбасары, баш инженер, генераль директор вазифасын башкара.
2003−2007 елларда — әлеге заводның генераль директоры.
2007 елда «Золотой колос» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары- «Приволжская продовольственная корпорация» идарә компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры.
2007−2010 елларда Казан шәһәре Совет районы хакимияте башлыгы.
2010−2014 елларда Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе.
2014 елдан алып Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары.

Сүз уңаеннан, Алексей Песошинга кадәр Премьер-министр вазифасын 7 ел дәвамында Илдар Халиков башкарган иде. Ул апрель башында үз теләге белән эшеннән китте.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!