Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.01.2015

Татарстан полициясе һәм коткаручылары Чумылдыру - Крещение бәйрәме чараларында тәртип сакларга әзерләнә

Татарстан полициясе һәм коткаручылары Чумылдыру - Крещение бәйрәме чараларында тәртип сакларга әзерләнә

 ТР буенча ЭЭМ һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Чумылдыру - Крещение Господне бәйрәменә багышланган чаралар вакытында иминлекне тәэмин итү өчен тиешле чаралар үткәрә. Бу хакта “Татар-информ” МА на ведомство матугат хезмәтендә белдерделәр.

Җәмәгатьчелек тәртибен Татарстан полициясенең 1 мең чамасы хезмәткәре саклаячак, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте. Гадәттән тыш ведомстводан ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 286 хезмәткәре, шул исәптә 76 коткаручы, Дәүләт кече суднолар инспекциясеннән 26 хезмәткәр, Янгынга каршы федераль хезмәттән 168 хезмәткәр, Татарстан янгын сагыннан 17 кеше кизү торачак. Гомумән 40 берәмлек коткару техникасы җәлеп ителгән.
Бәйрәм гыйбадәт кылулары 260 православие чиркәвендә, соборларда уза. Суга чумылу өчен 132 урын билгеләнгән.
Гыйбадәт кылу чаралары башланганчы полиция хезмәткәрләре һәм кинологлар этләр белән учрежденеләрне тикшереп чыгачак.
ЮХИДИ хезмәктәрләре дини чаралар үткәрелә торган урыннар янында юл хәрәкәте иминлеген оештыру буенча чаралар комплексы үткәрә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20