Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.04.2016

Татарстан Премьер-министры Мәскәүдә «Метро ЭКСПО-2016» күргәзмәсендә булды

 Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Метро ЭКСПО-2016» күргәзмәсендә булды.

Күргәзмз «Крокус Экспо» үзәге территориясендә узды. Ачылу тантанасында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф, РФ авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев һ.б.лар катнашты.

Россиядә «Метро ЭКСПО» күргәзмәсен 2011 елдан башлап ел саен «МЕТРО Кэш энд Керри» компаниясе үткәрә. Аның төп максаты - РФда кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә һәм үстерүгә уникаль коммуникацион мәйдан булдыру. Быел күргәзмәгә килүчеләрнең гомуми саны 48 төбәктән 15 меңнән артык кеше тәшкил иткән.

Шулай ук күргәзмә кысаларында 750 дән артык тренинг һәм семинардан торган махсус программалар гамәлгә ашырыла.

Күргәзмәдә Татарстаннан "Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты" компаниясе катнашты, ул исә 2009 елдан бирле «МЕТРО Кэш энд Керри» белән хезмәттәшлек итә. Татарстан предприятисе күргәзмәгә дистәләгән төрле товар алып килгән, шул исәптә читтән кертелә торган товарларны алмаштырырлык продукция программасы буенча җитештерелгән сөт, сыр, төрле оетылган сөт продуктлары, шулай ук балалар ризыклары.

Шунысын билгеләп үтик: «МЕТРО Кэш энд Керри» компаниясе Татарстанда 69 җирле тәэмин итүче белән эшли, сатуда аларның товарлары 14 проценттан артык.

Илдар Халиков журналистларга биргән әңгәмәсендә, Татарстан Мәскәүдән соң «МЕТРО Кэш энд Керри» челтәре кибетләре пәйда булган Россия субъектларының беренчесе, дип билгеләп үтте. Бүген дә компания белән ныклы хезмәттәшлек дәвам итә, диде ТР Премьер-министры. Бүген бу челтәр белән Татарстан тәэмин итүчеләре белән бергә кулланучылар - ресторан, кафе һәм кечкенә кибетләр дә актив эшли, дип өстәде ул.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20