Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.04.2016

Татарстан Премьер-министры республика халкын Космонавтика көне белән котлады

Бүген Россиядә Космонавтика көне билгеләп үтелә. Татарстанлыларны бәйрәм белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков котлады.

"Бүген бөтен дөнья кешелек тарихындагы иң бөек вакыйгаларның берсе - галәмгә беренче пилотлы очышка 55 ел тулуны билгеләп үтә. Инженерлар, конструкторлар, сынаучыларның ничә еллар дәвам иткән тырыш, киеренке хезмәте 1961 елның 12 апрелендә Галәмне яулау өчен юлны ачарга мөмкинлек бирде. Әлеге истәлекле көн бөтен дөньяга Россия фәненең бөеклеген, галимнәрнең патриотлыгын, беренче ачучыларның батырлыгын һәм геройлыгын күрсәтте, алар үз хезмәтләре һәм сәләтләре белән кешеләрнең фантастик хыялын тормышка ашыра алды.

Беренче кешенең галәмгә очуы кешелек тарихы үсешендә яңа чорны ачты һәм галәм киңлекләрен үзләштерүгә башлангыч бирде.

Республика өчен бу бәйрәм аерым әһәмияткә ия. Казанның күп кенә хәрби-сәнәгый комплексы предприятиеләре галәм кораблары өчен приборлар төзегән. Татарстан башкаласы белән космик аппаратларның генераль конструкторлары: Сергей Королев, Валентин Глушко һәм космос микробиологы Василий Парин исемнәре бәйле. 

Космик тармакта эшләүчеләргә һәм космик тарих, пилотлы космонавтика үсеше белән шөгыльләнүче һәркемгә мөрәҗәгать итеп, сезнең галәмне тикшеренүләр турындагы белемнәрне популярлаштыру һәм таратуга зур өлеш кертүегезне билгеләп үтәсе килә. Киләчәк буыннар үз тарихларын онытмасын, үз белемнәрен тагын да арттырып, галәм күләмендәге ачышлар ясасын!" - диелгән ТР Хөкүмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган котлауда.  

("Татар-информ")    


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20