Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.09.2015

Татарстан Президенты: "Безнең потенциал - ул кеше капиталы"

Татарстан Президенты: "Безнең потенциал - ул кеше капиталы" Казандагы "Пирамида" комплексында Россия һәм Татарстан профсоюз хәрәкәтенең 110 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Бөтен республикадан профсоюз оешмалары вәкилләре һәм профсоюз хәрәкәте ветераннары килгән чарада РФ Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Тантаналы җыенда Михаил Шмаков, быел Россиядә профсоюз хәрәкәте берничә юбилей датасын билгеләп уза, шул исәптә үзенең 110 еллыгы һәм РФ Бәйсез профсоюзлар федерациясенең 25 еллыгы, дип искәртеп үтте. Илдәге үзгәрешләр белән бергә профсоюзлар эшчәнлеге шартлары да үзгәрде, профсоюз эшенең формалары һәм ысуллары камилләште, дип ассызыклады ул. Профсоюзлар хәрәкәтенең төп максаты гына үзгәрмәде - хезмәт кешеләре мәнфәгатьләрен яклау. "Һәрвакыт шулай булды һәм шулай булачак та. Сез хезмәтегез, энергиягез белән хезмәт кешесенә ярдәм итеп торасыз, безнең хәрәкәтне алга этәрәсез һәм аңа карата кызыксыну уятасыз, профсоюзга керергә омтылу һәм әгъзасы булуны хуплыйсыз", - диде Михаил Шмаков тантаналы чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

"Безнең төп бурыч һәм вазифа - профсоюз әгъзалары, шулай ук илебезнең барлык хезмәт кешеләре мәнфәгатьләрен яклау", - дип ассызыклады РФ Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе.

Ул үзенең чыгышы ахырында республиканың чәчәк атуын, эш урыннары булуын һәм һәр татарстанлыга яхшы хезмәт хакы теләде.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, профсоюзларның Татарстанның уңышлы социаль-икътисади үсешендә зур роль уйнавын, эшчеләр мәнфәгатьләрен яклауда гына түгел, республика предприятиеләрен үстерү белән дә кызыксынуларын билгеләп үтте.

Ул шулай ук Татарстанда хакимият органнары белән профсоюзлар арасында аңлашу һәм конструктив диалог булуын ассызыклады. "Безнең партнерлык мөнәсәбәтләребез, өч яклы килешүебез дә бар. Без һәр ел саен очрашабыз, үзара элемтәләр мәсьәләләре буенча фикерләшәбез. Сез кузгаткан мәсьәләләр һәрвакытта да уңай түгелдер, әмма аларны игътибарга алу зарур, чөнки сез хезмәт коллективларына якынрак һәм бу бик мөһим. Безнең потенциал - ул кеше капиталы дибез, ә кеше капиталы - ул хезмәт кешеләре", - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов белән Михаил Шмаков профсоюз хәрәкәтенең иң яхшы вәкилләренә Татарстан Республикасы һәм Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында ТР Профсоюзлар федерациясе һәм аның рәисе Татьяна Водопьянова да бар.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20