Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.04.2016

Татарстан Президенты Бәһрәйн короле гаиләсе вәкиле белән партнерлык мөнәсәбәтләрен киңәйтү турында фикерләште

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн короле гаиләсе вәкиле шәех Хамад бән Ибраһим Әл Халифә белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Манама шәһәренә (Бәһрәйн Корольлеге) эш сәфәре кысаларында узды.

Очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Бәһрәйн Корольлегендә Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Илчесе Вакыйф Гәрәев, Бәһрәйн тышкы эшләр министры шәех Халед бән Әхмәд Әл Хәлифә, Бәһрәйн эчке эшләр министры шәех Рәшид бән Габдулла Әль Хәлифә, Бәһрәйн мәгариф министры доктор Мәҗид бән Гали Әл-Нуаими, Бәһрәйн Икътисадый үсеш советының башкарма директоры Халед Әр-Румәйхи катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Россия-Бәһрәйн мөнәсәбәтләре кысаларында Бәһрәйн Корольлеге белән хезмәттәшлекне ныгытуга зур игътибар бирә. Россия ислам дөньясы белән актив хезмәттәшлектә, һәм Татарстан мөселман дәүләтләре белән баглынышларны ныгытуга үз өлешен кертә, диде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, РФ Президенты Владимир Путинның йөкләмәсе буенча ул «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли, аның чираттагы утырышын быел май аенда Казанда уздырырга җыеналар. «Без Бәһрәйн вәкилләренең әлеге төркем эшендә катнашуына шат булыр идек», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, Татарстан белән Бәһрәйнның хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләре зур, әмма алар тулысынча файдаланылмый әле.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан турында тулы мәгълүмат бирде.

Шәех Хамад бән Ибраһим Әл Хәлифә Рөстәм Миңнехановка визиты өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бер төбәге буларак, Татарстан Республикасы белән Бәһрәйн ике яклы элемтәләрне ныгытырга тели.

Король гаиләсе әгъзасы Россия һәм ИИБ икътисадый саммиты – Kazansummit эшчәнлегенә югары бәяләде һәм, быел анда катнашу өчен, Бәһрәйннан зур делегация җибәрергә вәгъдә итте.

Шуннан соң яклар АСК, авыр һәм җиңел сәнәгать, мәдәният, мәгариф һәм фән өлкәсендәге партнёрлык мөнәсәбәтләрен үстерү, шулай ук Казан һәм Манама шәһәрләре арасында турыдан-туры авиаочышлар ачу бәрабәренә туризм өлкәсендәге багланышларны ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20