Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.06.2016

Татарстан Президенты "CNH Industrial Russia" компаниясенең төбәк директоры белән хезмәттәшлек турында фикерләште

 Россия базарында "CNH Industrial Russia" компаниясенең авыл хуҗалыгы техникасына ихтыяҗ бар. Бу хакта кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "CNH Industrial Russia" компаниясенең төбәк директоры Роберто Валфре Ди Бонзо белән очрашуда белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узган очрашуда Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, CNH Татарстан базарында актив эшли, 6 ел элек CNH белән "КАМАЗ" ГАҖ "New Holland" һәм "Case IH "маркалы тракторлар, комбайннар һәм экскаваторлар җитештерү буенча уртак предприятие ачкан иде.

"Илдә тракторлар җитмәвен исәпкә алып, без компаниянең тракторларын һәм ашлык сугу комбайннарын локальләштерү дәрәҗәсе артуы буенча инициативасын хуплыйбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары яклар киләчәктә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикерләштеләр. Татарстан Президентына, шулай ук агымдагы елның 22 июнендә Чаллыда "CHN Industrial Russia" заводы территориясендә төзелеш, транспорт һәм авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре өчен уку үзәге ачылачагын хәбәр иттеләр.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20