Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.09.2016

Татарстан Президенты эш буенча Әтнә һәм Биектау районнарына бара

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре белән республиканың Әтнә һәм Биектау районнарында була.

Республика лидеры Әтнәнең Г.Тукай исемендәге Авыл хуҗалыгы техникумы ресурс үзәген карый: биредә капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган. Әлеге уку йорты быел ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Рөстәм Миңнеханов хезмәт коллективын һәм укучыларны техникумның 50 еллыгы белән котлап, дәүләт бүләкләре тапшырырга җыена.

Татарстан Президенты аннары Биектау районында яшелчәләр җыю эшләре барышы белән таныша. Анда республика башлыгы район предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары белән очраша.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20