Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.04.2016

Татарстан Президенты эш сәфәре белән Чехия Республикасына килде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасына 2 көнлек (6-7 апрель) эш сәфәре белән килде. Брно шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Чехиянең Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек, башка рәсми затлар каршы алды, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Килү белән, Р.Миңнеханов Көньяк Моравия крае администрациясенә юл алды, анда исә Татарстан Республикасы Президенты белән Көньяк Моравия крае Гейтманы сөйләшүе булды.

Аннары очрашу киңәйтелгән составта - Татарстан Республикасы делегациясе һәм Көньяк Моравия хакимияте вәкилләре катнашында үткәрелде. Ул тәмам булгач, Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Гашек ММЧ вәкилләренең сорауларына җавап бирде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов белән Михаил Гашек Брноның Соно-үзәгендә Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын тамаша кылды.

7 апрельдә, Рөстәм Миңнеханов Европа татарлары альянсы утырышында катнашырга, Чехия-Татарстан эшлекле форумында чыгыш ясарга ниятли. Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Прагага бара, анда Чехия Республикасы Сенаты Рәисе Милан Штех һәм әлеге республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Ян Младек белән очрашулары планлаштырылган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20