Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.04.2016

Татарстан Президенты эш сәфәре белән Дубайга барды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Дубайга (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) килеп җитте.

Сәфәрнең төп максаты - ел саен үткәрелә торган VI инвестицион форумда (Annual Investment Meeting – AIM-2016) катнашу. Ул 11-13 апрельдә Дубайда уздырылачак.

Рөстәм Миңнеханов форумны тантаналы ачуда һәм AIM-2016нең "Дөнья лидерлары дебатлары" дигән пленар утырышында катнашачак.

Татарстан Президентының форум кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад министры Солтан Әл-Мансури белән очрашуы да көтелә. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов AIM-2016 катнашучылары - бизнес вәкилләре белән кайбер очрашулар да каралган.

Форумда Татарстан Республикасының рәсми делегациясе катнаша. Аның составында - ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, туристлык буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР Президентының тышкы элемтәләр департаменты җитәкчесе урынбасары Марат Гатин, "Иннополис" МИЗ" ААҖ генераль директоры Игорь Носов һәм башкалар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20