Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.04.2016

Татарстан Президенты Европа татарлары альянсы утырышында катнашып, милләттәшләр белән аралашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Европа татарлары альянсының киңәйтелгән утырышында катнашты.Чара Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае Брно шәһәрендәузды.

Утырышта Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек, Россиянең Брнодагы генераль консулы Александр Будаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары, татарлар җәмгыяте вәкилләре - Евроберлек илләрендә яшәүче Европа татарлары альянсы әгъзалары катнашты.

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларны сәламләп, глобальләштерү шартларында татар халкының традицияләрен, телен, мәдәниятен сакларга кирәклегенә аерым игътибар юнәлтте. Бүген Татарстан Республикасы читтә - Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар белән элемтәдә булырга тырыша, дип ассызыклады ул. Мондый элемтәләрне җайга салу җаваплыгы безгә, Татарстан Республикасына йөкләнә, чөнки татарларның 30 проценты гына Татарстан территориясендә яши, диде. Бу мәсьәләдә РФ Тышкы эшләр министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм ватандашлар белән эшләү буенча җаваплы башка структуралар ярдәм итә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул  Татарстанда бөтен дөньяда татарларны берләштерүгә юнәлдерелгән, аларга туган телләрен саклау мөмкинлеге биргән проектлар турында кыскача сөйләде. Алар - «Ана теле», «ТНВ – Планета» һәм татар яшьләре өчен форумнар һәм конференцияләр.

Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек, Россиянең Брнодагы генераль консулы Александр Будаев та чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Бүген Германия, Болгария, Бельгия, Словакия, Чехия һ.б. вәкилләре үз тәкъдимнәре белән чыкты, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы Гөлназ Шәйхи биргән мәгълүматта әйтелгәнчә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров «Европа татарлары Альянс»ының киңәйтелгән утырышында катнашучыларны сәламләп, аның эшенә уңышлар теләде.«Оешманың киңәйтелгән утырышында Татарстан Президентының катнашуы безнең җыенга тирән мәгънә бирә», - диде ул. Европа татарлары альянсының оешу тарихына да тукталды. «Финляндия Президенты Казанга килгәч, без үз татарларыбыз белән горурланабыз, дигән иде. Киләчәктә Ауропа илләре җитәкчеләреннән дә милләттәшләребез турында шундый сүзләр генә ишетергә насыйп булсын иде», - дип тәмамлады чыгышын халыкара иҗтимагый оешма җитәкчесе.

Литваның Висагинас шәһәре татар оешмасы җитәкчесе Зилә Кәримова үзенең чыгышында балаларга ана телен өйрәтүдәге тәҗрибәләре, якшәмбе мәктәбенең эш үрнәге турында сөйләде.

Болгариядән килгән филология фәннәре докторы Альбина Вәлиева чыгышында, тарихыбызны барлау, саклау эшендә ТФАның Тарих институты ярдәме дә кирәк булачак, дигән фикере әйтте.

“Германия татарлары союзы” җәмгыяте рәистәше Венера Вагизова Германиядә булган милли чаралар турында бәян итте. Берлинда узган Европа Сабан туе, герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 елтулунын уздыру турында бәян итте. Ике ил арасында студентлар белән эшнең файдасы турында да җиткерде. Барлык эшләр өчен ярдәмнәре өчен Татарстан Президентына, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт белдерде.

“Бельгия татарлары” оешмасы җитәкчесе урынбасары Регина Вәлиева Татарстан җитәкчелегенә “Ана теле” интернет проектын, “Татарстан Яңа гасыр” телерадиокомпаниясен оештырганнары, аларның матур, кирәкле, файдалы эшләре өчен рәхмәтен әйтте. Үзләренең Бөтенроссия Татар кызы бәйгесендә катнашырга теләкләре барлыгын да әйтергә булды.

Чехия татарлары исеменнән Рим Гыйльфанов сәламләде. Ул 6 апрель көнне Чехиядә Татарстан Республикасы көннәре кысаларында узган Татарстан сәнгать осталары концерты өчен рәхмәтләрен җиткерде. Шундый концертны Прага шәһәрендә дә уздырып булмасмы икән дигән теләген әйтте. Тиздән ачылачак Прага – Казан һава юллары булдыруга ярдәмен күрсәткән Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтле булуын белдерде.

Словакиянең Нитра шәһәреннән килгән Тәлгать Измайлов Европа татарлары альянсы каршында татар эшмәкәрләре клубы төзергә дигән тәкъдим белән чыкты.

Рөстәм Миңнеханов Европа татарлары альянсы әгъзаларына милли иҗтимагый тормыштагы хезмәтләре өчен Татарстан Президенты Рәхмәт хатлары һәм башка бүләкләр тапшырды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20