Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.03.2016

Татарстан Президенты «Федерал-Могул Холдингс» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

Татарстан Президенты «Федерал-Могул Холдингс» компаниясе җитәкчелеге белән очраштыТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Федерал-Могул Холдингс» корпорациясе Директорлар советы рәистәше, «Федерал-Могул Пауэртрейн» генераль директоры Райнер Юкшток белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Татарстан Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һәм башкалар катнашты.

Очрашу барышында яклар Татарстан белән «Федерал-Могул Холдингс» компаниясенең машина төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары хакында фикерләште.

Белешмә өчен. «Федерал-Могул Холдингс» корпорациясенә 1899 елда Детройтта нигез салынган, халыкара штаб-фатиры АКШның Мичиган штаты Саутфилд шәһәрендә урнашкан. Компаниядә 34 илдән 50 меңнән артык хезмәткәр эшли, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20