Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.11.2015

Татарстан Президенты "Haier"ның Россиядәге вәкиллеге башлыгы белән очрашты

Татарстан Президенты "Haier"ның Россиядәге вәкиллеге башлыгы белән очрашты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Хөкүмәте йортында "Haier"ның Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты.

Очрашуда ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Яклар "Мастер" Кама индустриаль паркы территориясендә "Haier"ның инвестицион проектын - суыткыч җиһазлар җитештерү буенча завод төзүне тормышка ашыру турында сөйләште, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

"Haier" - көнкүреш техникасы җитештерүче Кытай компаниясе. Ул 1984 елда төзелгән. 2010 елда «Business Week» журналы "Haier"ны дөньяның 50 әйдәп баручы инновацион компанияләре рейтингында 27нче урынга куйган.  

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20