Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
12.10.2018

Татарстан Президенты иҗтимагый киңлекләрне тормышчан итү кирәклеген әйтте

Татарстанда булдырылган иҗтимагый киңлекләргә халык ихтыяҗы булырга тиеш, аларны тормышчан итәргә кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Архитекторы.рф» мәгариф программасында катнашучылар белән очрашуда шул хакта әйтте, диелә Президентның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Архитекторлар һәм урбанистларны аерым алганда:
— Татарстанда иҗтимагый киңлекләр төзү өчен яшь команда булдыру;
— уңайлы торакка һәм «хрущевка"ларны яңартып төзүгә кагылышлы төбәк сәясәте мәсьәләләре;
— яңа проектлар эшләгәндә, республиканың нинди мисалларга ориентлашуы кызыксындырган.

«Архитекторы.рф» мәгариф программасында катнашучыларга җавап биргәндә, Рөстәм Миңнеханов «Парклар һәм скверлар» программасының республика халкыннан нык ярдәм һәм хуплау алуын искәрткән. Ул аны җәмәгать урыннарыннан шунда яшәүчеләрнең файдалануы белән аңлаткан. Поликлиникаларны капиталь төзекләндерү программасы, чыгымлырак булган булса да, андый ук кайтаваз сизелмәгән. Президент фикеренчә, шәһәр мохите кешеләрнең аңын формалаштыра.

Моннан тыш, архитекторлар «Архитекторы.рф» программасы һәм мәгариф модульләре турында сөйләгән. Анда катнашучылар уңай шәһәр мохитен формалаштыру принципларын өйрәнү буенча Россиянең төрле төбәкләрдәге 12 шәһәрендә булачак.

Татарстан Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин һәм башка рәсми затлар катнашкан.

(«Татар-информ»)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!