Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.02.2015

Татарстан Президенты Карелиядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәти сәфәре кысаларында Карелиядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Карелия Хөкүмәте бинасында узды. Чарада Карелия башлыгы Александр Худилайнен катнашты. Ул республикада милли берләшмәләргә күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде,  Карелия Республикасында яшәүче 150 милләт арасында саны буенча татарлар җиденче урында торуын белдерде.

Очрашудагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов бөтен дөнья буенча татарлар берләшүенә һәм туган телләрен, гореф-гадәтләрен саклауга ярдәм итүче проектлар турында хәбәр итте. Бу "ТНВ-Планета" иярченле телевизион каналы һәм  Интернет аша татар телен өйрәнү буенча "Ана теле" проекты.

Рөстәм Миңнеханов халыкның милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм телен саклау мөһимлеген билгеләп: "Россия үзенең күп милләтле булуы белән көчле", - дип ассызыклады.

Очрашуда катнашучылар мәдәният, сәнгать һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Шундый проектларның берсе - Медвежьегорск районының Сандармох ызанындагы мемориаль зиратта сәяси репрессияләр корбаннары булган татарларга истәлекле билге кую. Моннан тыш, Карелиядә татар халык бәйрәме Сабан туен уздыру, татар авторлары пьесаларын кую, иҗади коллективлар гастрольләрен оештыру мәсьәләләре турында да сүз барды.

Бу очрашу хакында ТР Президенты матбугат хезмәте, Карелия Республикасы матбугат хезмәте материалларына нигезләнеп, хәбәр итте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20