Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.02.2016

Татарстан Президенты Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарына эш сәфәре кыла

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мамадыш һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарына эш сәфәре кыла.
Визитның төп максаты - район советларының йомгаклау утырышларында катнашу, анда 2015 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында сүз барачак.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов "Мамадышский Промкомбинат" фирма киемен тегү предприятиесе эшчәнлеге белән танышырга һәм яңа күп фатирлы йорттагы фатирлар ачкычларын тапшырырга ниятли. Шуннан эш программасында - 87 нче номерлы Мамадыш һөнәри көллиятендә уку лабораторияләрен карау. 
Балык Бистәсе районында Рөстәм Миңнеханов башта Троицк-Урай авылында Габитовлар КФХ гаилә фермасында була, аннан крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары һәм районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашачак. Әңгәмәнең төп темасы чәчү кампаниясе булачак. 
Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәдә ТР Президентына берничә яңа объектны күрсәтәчәкләр: 2015 елда республика программалары буенча төзелгән "Йолдыз" 80 урынлы балалар бакчасы һәм тамашачылар залы 350 урынга исәпләнгән район мәдәният йорты. 
ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта белдерә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20