Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.07.2016

Татарстан Президенты Россия Генераль штабы башлыгы белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген РФ Кораллы көчләр Генераль штабы башлыгы, Россия оборона министры урынбасары армия генералы Валерий Герасимов белән очрашты. Алар хезмәттәшлекнең актуаль проблемалары һәм башка актуаль темалар хакында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

 Очрашу республика Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин һәм ТР хәрби комиссары Сергей Погодин катнашты.

Искәртеп узыйк: Генераль штаб башлыгы Валерий Герасимов узган елның көзендә Татарстан башкаласының Мактаулы гражданины билгесе тапшырылды. Ул 1955 елның 8 сентябрендә Казанда туган, башка хәрби уку йортлары белән беррәттән, Казан Суворов хәрби училищесын (1971-1973) һәм Казан югары танк команда училищесын (1973-1977) тәмамлаган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20