Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
07.04.2017

Татарстан Президенты Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары белән очрашты

Мәскәүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары — төбәк губернаторлары белән очрашты. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катнашучылар илнең инновацион төбәкләренең киләчәктә үсеш юнәлешләре мәсьәләләре буенча фикер алышты. Шулай ук Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе эшчәнлеге, шул исәптән икътисадны нәтиҗәле үстерү, инновацион продуктның өлешен арттыру, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту турында да сүз барды.

Исегезгә төшерәбез, Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенә федерациянең 14 төбәге керә. Алар: Башкортостан, Мордовия, Татарстан, Красноярск, Алтай һәм Пермь крае, Иркутск, Калуга, Липецк, Новосибирск, Самара, Томск, Төмән һәм Ульяновск төбәкләре. Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенең рәисе — Рөстәм Миңнеханов.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс