Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.12.2015

Татарстан Президенты Россиянең танылган артисты Наилә Гәрәевага “ТР алдындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшырды

Татарстан Президенты Россиянең танылган артисты Наилә Гәрәевага “ТР алдындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшырды Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең танылган артисты Наилә Гәрәевага “ТР алдындагы хезмәтләре өчен” орденын тапшырды. Ул күпьеллык иҗади эшчәнлеге һәм татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен бүләккә лаек булды.

Чара ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм директоры Илфир Якупов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Наилә Гәрәевага республикага күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм сәламәтлек, иҗади уңышлар теләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Наилә Хәким кызы Гәрәева  1940 елның 18 ноябрендә туган. 1961 елда Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлаган һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә алынган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыта.

Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты (1967), ТАССРның халык артисты (1976), Россиянең атказанган артисты (2010).

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20