Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.06.2016

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашты

 Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саксония (Германия Федератив Республикасы) Премьер-министры Станислав Тиллих әфәнде белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Дрезденга эш сәфәре кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Кунакларны сәламләп, Станислав Тиллих билгеләп үткәнчә, Саксония белән Татарстан арасындагы күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр дәвам итә, шуңа күрә алар өчен Рөстәм Миңнехановны Саксония җирендә күрү икеләтә күркәм. Ул шулай ук искәрткәнчә, быел аның Татарстан Республикасына чираттагы сәфәре планлаштырыла (элегрәк Тиллих әфәнде Татарстанда 2009 елда булган).

Станислав Тиллих белдергәнчә, Бундестагта ул Россия белән Германия арасындагы элемтәләр үсеше өчен җаваплы төркемне җитәкли. Бу Германия белән Россия арасындагы, шулай ук илләребезнең регионнары – Саксония белән Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерергә өмет бирә, диде Тиллих әфәнде.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Саксония җитәкчелегенә Татарстан делегациясенә күрсәтелгән кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде.

Без Дрездендагы программабызның шулкадәр бай булуына сокланабыз, диде Рөстәм Миңнеханов, без берничә сәнәгать инновацион предприятиесендә булдык, лазер технологияләре өлкәсендә Фраунгофера институты эшчәнлеге белән таныштык, «Саксония – Татарстан» икътисади форумын уздырдык.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, «Саксония – Татарстан» икътисади форумында күп кенә эшлекле багланышлар урнаштырылган, Германиянең регионы буларак, Саксониянең икътисади һәм сәнәгый куәте белән таныштык, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Бүгенге халыкара сәяси вазгыятькә карамастан, безнең хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләребез күп булуы мөһим, бигрәк тә төбәкара дәрәҗәдә», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Татарстанга Саксония Премьер-министрының визитына килгәндә исә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, бу визитка республика җитәкчелеге тарафыннан әзерлеккә зур игътибар биреләчәк.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Станислав Тиллихка Россиягә карата бүген кулланылучы санкцияләргә үзенең принципиаль карашы булган өчен дә рәхмәт белдерде.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан киләсе елда Лейпциг ярминкәсендә актив катнашачак.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Станислав Тиллих киләчәк хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген ике төбәк – Саксония һәм Татарстан хезмәттәшлегенә яңа импульс бирү вакыты җитте.

«Бүгенге очрашулар күрсәткәнчә, үзара хезмәттәшлек өчен безнең мөмкинлекләребез бар, без аларны тулысынча кулланмыйбыз әле, - диде ул. – Безгә эшлекле даирәләребез эшен активлаштырырга кирәк».

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20