Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
15.05.2019

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эшлекле сәфәр кылырга китте

Бүген, 15 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына әшлекле сәфәр кылачак. Анда ул Бурса Сәүдә-сәнәгать палатасына, «Мерседес-Бенц Тюрк» автобуслары җитештерү заводына барачак һәм татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашачак дип көтелә. Шулай ук биредә Татарстан Республикасы һәм Төркия эшлекле даирәләре катнашында бизнес-форум узачак.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Бурса оешкан сәнәгать зонасы территориясендә үз эшчәнлеген алып баручы предприятиеләр белән танышачак. Алар арасында «Дурмазлар макина», «Сарыгёзоглу» һәм «Кортекс» компанияләре.

Моннан тыш, Татарстан Президенты «Мерседес-Бенц Тюрк» автобуслары җитештерү заводында булачак һәм Истанбулның татар җәмгыяте активы белән очрашачак.

Иртәгә, 16 майда, Истанбулда Татарстан Республикасы Президенты Төркия компанияләре җитәкчеләре, шулай ук Төркия Республикасы сәүдә министры Рухсар Пекҗан белән очрашачак.

фото: tatarstan.ru


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс