Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.10.2015

Татарстан Президенты Сочида Халыкара инвестиция форумында катнаша

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара инвестиция форумында катнашу өчен Сочига килде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Бүген әлеге чара кысаларында ТР Президенты Саклык банкының иртәнге эшлекле ашында катнашырга ниятли, анда Россия икътисадын диверсификацияләү буенча аеруча перспективалы чаралар хакында фикер алышыначак. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов кайбер рәсми очрашулар да үткәрәчәк, аерым алганда, Ставрополь крае губернаторы Владимир Владимиров һәм Карелия Республикасы башлыгы Александр Худилайнен белән.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы белән халыкара Мастер Кард түләү системасы арасында килешү имзалауда да катнашыр дип көтелә.

Көннең икенче яртысында Татарстан Президенты "Үзгәрешләр чоры. Кризиска каршы чаралар һәм үсеш өстенлекләре" дигән пленар утырышта да катнашачак.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20