Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.09.2017

Татарстан Президенты Төрекмәнстан вице-премьеры Максат Бабаев белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта эшлекле сәфәре кысаларында бүген Төрекмәнстанның Министрлар Кабинеты рәисенең ягулык-энергетика комплексы мәсьәләләре буенча урынбасары Максат Бабаев белән очрашты. Очрашуда шулай ук “Төрекмәннефть” дәүләт концерны рәисе Дәүләтдурды Хаҗиев та катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Очрашу барышында яклар нефть, газ тармагында хезмәттәшлек буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, разведка һәм ятмалар булган урыннарны ачыклау, чималны эшкәртү, тармак белгечләрен әзерләү һәм башка мәсьәләләр каралды.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20