Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.08.2017

Татарстан Президенты Төркия Республикасына эш сәфәре кыла

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркия Республикасына килде. Измир шәһәренең халыкара аэропортында аны шушы мәмләкәт губернаторы Эрол Аййылдыз һәм шәһәрнең мэры Азиз Бабушчу каршы алды, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Президенты IZMIR INTERNATIONAL FAIR-2017 сәнәгать һәм куллану товарларының 86 нчы Измир халыкара сәүдә күргәзмә-ярминкәсе эшендә катнашачак, чара 18 августтан алып 22 августка кадәр барачак.

Быел Россия Федерациясе – Измир халыкара ярминкәсенең партнер иле. Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия илкүләм экспозициясен оештыра, ул иң зур күргәзмәләрнең берсе булачак һәм 600 кв. метрлы мәйданда 4 нче павильонда урнашачак. Татарстан Республикасы да чарада үз стендын тәкъдим итәчәк. Стенд Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә оештырылган.

Россиянең күргәзмәдә катнашуының төп максаты – Россия Федерациясе белән Төркия Республикасы арасында тышкы икътисадый хезмәттәшлекне үстерү. Быел Измир күргәзмәсенең төп темасы – «Инновация һәм Энергетика» күргәзмәләре. РФ илкүләм күргәзмәсендә энергетика өлкәсендәге казанышлар куелачак: машина төзелешендә, металлургия һәм җиңел сәнәгатьтә; агросәнәгать комплексында; инвестицион хезмәттәшлектә, туризмда.

Татарстан Республикасы делегациясен күргәзмәдә Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Делегация составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, шулай ук республиканың Төркия Республикасы белән актив хезмәттәшлек итүче предприятиеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре.

Төркиягә эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясенең (МПК) рәистәшләре Россия Энергетика министры Александр Новак һәм Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи оештырган эшлекле иртәнге ашта катнашырга җыена. Шулай ук Россия-Төркия эшлекле форумының «Сәүдә-икътисадый өлкәдә Россия-Төркия партнерлыгының яңа этабы» пленар сессиясендә Татарстан Республикасы Президентының чыгышы да планлаштырылган. Форум эше кысаларында Рөстәм Миңнеханов Төркиянең эре компанияләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре һәм рәсми вәкилләре белән эшлекле сөйләшүләр алып барырга ниятли.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты эш графигында «Star» яңа нефть эшкәртү комплексында һәм төзелеш эшләрен «Гемонт» компаниясе башкаручы «SOCAR» компаниясендә, Эгей ирекле икътисадый зонасында булу, аның эшчәнлеге белән танышу да бар.

Кичен Рөстәм Миңнеханов 86 нчы Измир халыкара күргәзмәсен рәсми ачу һәм Россия Федерациясе экспозициясен һәм Татарстан Республикасы стендын тәкъдир итү тантанасында катнашачак, шулай ук башка илләрнең экспозицияләре белән танышачак. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20