Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
15.05.2017

Татарстан Президенты “Вавиот” һәм “ВессоЛинк” компанияләре җитәкчеләре белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Coalco компаниясе хуҗасы, “Вавиот” һәм “ВессоЛинк” компанияләре төркеме хуҗадашы Василий Анисимов белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Очрашу Татарстан Хөкүмәт йортында узды. Яклар Татарстан  белән “Вавиот” һәм “ВессоЛинк” компанияләре арасында сәламәтлек саклау, мәгариф, транспорт предприятиеләре эшчәнлегендә идарә һәм телеметрия системасын тормышка ашыруда хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштеләр.

“ВессоЛинк” компанияләре төркеме Россия базарында 1992 елдан һәм ул юл хәрәкәте, телематик һәм мәгълүмати проектлар һәм интеллектуаль транспорт системасы белән идарә итү технологияләрен тормышка ашыруда лидер булып тора.

“Вавиот” – Россия һәм БДБ илләре Интернеты өчен энергонәтиҗәле датчиклар базасында беренче чыбыксыз хезмәт күрсәтүне (Low-Power Wide-Area Network) тәкъдим итүче. 2010 гелдан торак-коммуналь хуҗалыгы, “акыллы” шәһәрләр һәм авыл хуҗалыгы өчен телеметрия системасын булдыра.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20